Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 22 (всего у книги 51 страниц)
Чәчкә битекченең кулыннан каурыйны алды, тамгасынсалды. Битекче пергаментны бөтәрләде дә куенына тыкты, илханиягә түбәнчелек белән бил бөкте.
– Битекче, битекне күз карасыдай сакла, болгарлар килгәч, олуг хан кулына тапшыр!
Грек чукынып алды, китәргә дип борылды, Чәчкә аны туктатты. Ул битекченең учына балдак салды.
– Хәериең, илхания.
Чәчкә бераз уйланып торды да муенындагы затлы ташлардан ясалган гәрәбә муенсасын салып бирде.
– Илхания, боларны кемгә тапшырыйм? – диде битекче.
– Үзеңә булыр, битекче.
– Юк, илхания, чәчкәдән яфрак өзмиләр. Бирмә миңа бу бизәкләреңне. Гүзәл затларны гүзәл әйберләр бизәргә тиеш.
Грек түбәнчелек белән илханиягә бил бөкте һәм Чәчкәгә әйберләрен кире кайтарды.
Җаек бәк ягына чыгу уе кызга көтмәгәндә, һөнәрчеләр урамыннан узып барганда килде. Йөри торгач, Чәчкә каберлекләр күршесендәге ат абзары янына килеп чыкты. Шунда ул берәүнең күңелле итеп көлүен ишетте. Чәчкәнең күңеле кызыксыну хисе белән тулды. Ул ат абзары артынарак үтте. Кочаклашып торган ике яшьне күрде дә шым булды. Абзар почмагына сыенып, ике яшь басып тора, алар бер-берсенең кочагына кереп иңгәннәр кебек. Егет кызның колагына нидер пышылдый, ә кыз, хиссиятеннән тулышкан күңелен тыя алмыйча, кеткелдәп көлеп ала.
– Атам риза, анам риза, Айгөл, быел Кызкуыш туенда сине куармын.
– Айгөл түгел минем атым, Айтаң.
– Айтаң, дим. Кудырырсыңмы?
– Тоттырырсыңмы, диген, җүләрем!.. Куарсың, мәргәнем! Бөтенләй йөгереп тә тормамын, борылырмын да сиңа каршы йөгерермен. Кирмәнне камаган Җаек бәк кенә китсен…
– Җаек бәк хан кызы Чәчкә чыкмыйча беркая да китмәячәк, Айтаң.
– Мин булсаммы хан кызы, мәргәнем, мин булсаммы?! Мин кешеләрдән кан койдырмас идем, чыгар идем Җаек бәк каршына. Аны Йулыш каган сорый икән бит. Каган үзе!
Кыз янә татлы итеп тыенкы гына көлеп ала, җегеткә нидер әйтә, әмма Чәчкә инде аларны ишетми, ул ни кылырга белми, беркавым тәмам аптырап басып тора. Аннары әкрен генә кузгала, тәвәккәл бер фикергә килеп, өйгә таба атлый.
Шунда аның каршына баһадир килеп чыга:
– Хан кызы Чәчкә, нишләп бу тирәдә йөрисең? Кодрак илхан сине кирмән бетереп эзли.
Кодрак илханның сул канатында торучы баһадир икән. Баһадир Илбарыс буйтурга суеп каплагандай охшаган иде. Бәлкем, эңгер куелыгы аны шулай күрсәткәндер…
– Баһадир, кайда синең буйтурың Илбарыс?
– Буйтур минем йөрәгемдә, илхания. Ул һәрвакыт минем белән булыр. Ул сине коткару өчен башын салды, илхания.
– Мине коткару өчен… – дип кабатлады Чәчкә. – Аны Җаек бәк ат койрыгына таккандыр, минем өчен җанын алгандыр.
– Анысы бер аңа билгеле, илхания. Буйтур турында начар уйлыйсым килми. Ул чынлап та батыр йөрәкле иде. Җаек бәк аңа кылычын күтәрмәс, алыпларның кадерен белә, диләр.
– Баһадир, мин ни кылырга тиеш соң?
– Көтәргә, сабыр итәргә, илхания.
– Чакай баһадир, мин кирмән диварында сакта торырга телим. Бирегез миңа ук-җәя, бирегез корал. Мин кешеләр алдында үземне акларга тиеш.
Чәчкә, яңа көнне каршы алгач та, Җаек бәкнең чатыры күренгән диварга менде. Диварга менгән хәрби киемдәге алыпны күрделәр дә, барысы да, кемгәдер охшатып аптырап калдылар. Беренче булып Чәчкәне абасы Кодрак таныды.
– Хан кызына килешерме болай йөрү, Чәчкә?
– Килешер, абам. Ачның ачуы яман, мин дә хазарларны уктан алырга телим.
– Әнә күрәсеңме чатырны? Җаек бәк бүген нидер кылырга маташа, бар меңбашларын җыйды, тегеләре, аның сүзләрен куәтләп, һай-һай кычкыралар. Әнә кузгалдылар да. Барыгыз да ышыкка, укларны әрәм-шәрәм итмәскә! – дип боерды Кодрак илхан.
Хазарлар бүген аерата кыю кыландылар, диварга якынаеп, укка тота башладылар. Кайберләре читәннән ышык ясаганнар, шуларны күчерә-күчерә, һаман диварга якынлашалар. Болгарлар ягында ук кадалгач кычкырып җибәрүчеләр ешая башлады, шулчак Чәчкәнең колагы яныннан гына сызгырып ук узды. Чәчкә үзенә ук аткан алыпның йөзен ап-ачык күрде. Атын чаптырып килүченең чыраенда иман юк, икенче уравында ул угын төзрәк җибәрер шикелле тоелды хан кызына. Уе дөрес булган икән, җайдак җан-фәрманга чабып янәдән әйләнеп килде дә нәкъ Чәчкәгә төбәп җәядән атты. Чәчкә ышыкка посып өлгерде. Әйләнеп караса, янындагы алып, берни булмагандай, хазарларга ук артыннан ук яудыра. Чәчкә торып басты, җәясен тартты. Әнә баягы алып өченче тапкырга әйләнеп килә. Чәчкә аңа ук җибәрде, илханиянең угы җайдакның ияренә кадалды.
– Ур-ра, ур-ра! Тиде, тиде! – дип кычкырып җибәрде Чәчкә.
Кояш күтәрелә башлауга, хазарлар тагын да кыюлана төштеләр, ышык читәннәр артына яшеренеп килгән алыплар дивар өстендәге болгарларны берәм-берәм чүпли башладылар. Чәчкә янындагы алып та кинәт бер якка авып төште: аның күкрәгенә ук кадалган иде.
Әйе, капканы ачтырырга! Зур сәүдә капкасын ачтырырга! Мәгәр кем ачсын аңа капканы? Чәчкә капкага таба йөгерде. Менә ул капка. Капка янында алыплар. Чәчкә янә диварга менде, түбән карады, аста баш әйләнмәле иде. Янә аска төште. Капканы дүрт сөңгече саклый, беркемне дә якын җибәрмиләр. Чәчкә капкага якыная башлаган иде, алыпларның берсе аңа сөңгесен юнәлтте.
– Хан кызы, сезгә ярамас. Кодрак илхан якын килгән бер кешене сөңгегә алырга кушты! Һәй, сиңа әйтәм түгелме, хан кызы?!
Чәчкә үзәк урамга барып чыкты. Аннары хазарлар аерата ныклап һөҗүм иткән дивар буена таба китте. Монда шау-шу, монда мәетләр, монда яралылар. Чәчкә Кодрак абасы белән Адай тархан баскан манарага менде. Андагылар утлы кисәү тотып килүче хазар алыпларын укка алалар иде. Чыбык-чабык өеменә ут салдылармы – кирмәнне төтен күмәчәк, ул чакта инде чынлап та соң булуы бар! Берәр чара кыласы иде. Ә чара юк, чарасызлык үлемгә илтә иде болгарларны.
Абасы хәрби киемдәге Чәчкәне күргәч тә аптырап калмады:
– Син нишләп монда? Хәзер үк төшеп кит!
– Абам, мин Җаек бәк ягына чыгарга булдым.
– Адай тархан, алып төшеп кит хан кызы Чәчкәне! – дип боерды Кодрак илхан.
Чәчкә Кодрак илханның җиңенә килеп сарылды:
– Туганым, кадерлем, мин шулай телим, коймагыз кан. Атам мине кичерер, кирмәндә меңләгән бала-чага, хатын-кыз, бертуган төркиләр…
Бу юлы илхан белән тархан күзгә-күз карашып алдылар. Тәүге сүзенең кайнарлыгын сүрелдермәс өчен, Чәчкә тагы да ныграк ялварырга тотынды:
– Туганым, минем өчен курыкма. Бәк тимәс, ул мине туры каган ыстанына озатыр. Хан кызын Тәңре саклар. Мин үзем теләп чыгам, абам, атама шул турыда битек яздым. Ул грек битекчесендә. Хан кызын Тәңрем саклар, саклар, саклар, – дип, Чәчкә кулларын күккә сузды.
Манара түбәсе очында баш сыярлык кына тишек калдырылган иде, шул тишектән зәңгәр күк йөзе күренә, шушы зәңгәрлек Чәчкә күзләрендә чагылып-чагылып киткәндәй булды. Әйе, аны Тәңре ишетте. Бу хәлне күреп, Адай тархан да, Кодрак илхан да кулларын күккә күтәрделәр.
– Йа Тәңрем, игелек бир хан кызы Чәчкәгә, йа Тәңрем…
Кодрак илхан янына бер алып йөгереп килде:
– Илхан, хазарлар диварга менәләр, үтеп керүчеләре бар.
– Сөрәнче! – дип кычкырды Кодрак хан. – Сөрәнче, оран сал! Кубрат хан угланы Кодрак илхан капканы ачудан баш тарта. Хан кызы Чәчкә Җаек бәк янына үзе чыга!.. – Аннары Кодрак илхан сеңлесен кочып алды, бертын дәшми торды. – Орыш киемнәрең сал. Җаек бәк янына хан кызы булып чык, – диде һәм сеңлесенең чәч тәңкәләренә кагылып алды. Урта тәңкәдә кояш сурәте иде, тәңкәнең уртасында чын кояшны хәтерләтеп зөбәрҗәт таш җемелди. Түгәрәк йөз, киң маңгай, аска таба очлаебрак килгән яңаклар, зәңгәр күзләр, кайтарылып торган озын керфекләр хан кызы Чәчкәне әйтеп тә, күреп-карап та туймаслык матур итә иде.
Сөрәнче оран сала башлауга, яр башындагы чатырдан Җаек бәк чыкты. Ул берара болгар сөрәнчесенең кычкырган сүзләренә колак салды да һөҗүмне туктатырга боерык бирде. Җаек бәкнең өстендә яшел чапан, башында түбәсенә кош каурые кадаган очлым, билендә зур аеллы пута иде.
Хазарлар һөҗүм итүне туктатты. Җаек бәктән боерык көтеп, чатыр тирәли җыелдылар. Җаек бәктә килгән мәлдәге алай юк иде инде. Өч атна эчендә ул шактый сугышчысын югалтты.
Җиде алып озата килгән хан кызы чатыр янына килеп җитте, алыплар аны аяк астына кулларын куеп кына аттан төшерделәр. Кубрат хан кызы Чәчкә олуг бәк алдына килеп баш иде, язмышын аңа тапшыруын әйтте. Җаек бәк хан кызы артында басып торган болгар алыпларына күз төшереп алды. Хан кызын аның бер ишарәсеннән үлемгә ташланырга әзер булган алыплар озата килгән иде.
Җаек бәк – дөнья күргән, илләр гизгән кеше. Хан кызын күргәч, бер мәлгә телсез калды, ул аны кем белән тиңләргә дә белмәде – гүзәллекнең чиге юк иде Кубрат хан кызында.
Җаек бәк сүзендә торды, үлекләрне җыеп күмгәч, ул чынлап та Итилнең түбән ягына таба – Биләмҗиргә юл алды.
Җаек бәк алае күздән язгач, Өске Кирмән халкы капкаларны ачты, су буйларына, болыннарга сибелде. Аларның куанычлы тавышларыннан елга буйлары яңгырап торды.
29
Таң атты. Көнчыгыштан зәңгәр күккә кояш нурлары сузылды. Кубрат хан бик аз йоклады. Торды, иңенә чапанын салып, чатырдан чыкты. Көн туар алдыннан янә бер тапкыр орыш кырын күрәсе килә иде аның. Маныч елгасы өстендә куе томан, томан әкрен генә кояш баешка таба агыла, елганың як-ягында албагаучы алыплар йөренә. Хан чатырдан чыгу белән, ике җансакчысы сүзсез генә аңа иярде. Дәян алостаз билгеләгән җансакчылар. Хан аларны гүя күрми, ул бөтен күңеле-җаны белән орыш буласы кырны күздән кичерә иде.
Алтмыш икенче язы килде аның. Алтмыш икенче язын яши бу якты дөньяда, бик күп орыш, кан-яшь күрде, орышта арысландай сугышты, җиңү өчен гомерен кыл өстенә куйган чаклары булды. Болгар халкы аңа үпкә белдермәс. Кубрат беркайчан да куркак җан булмады, аның кыюлыгына хәтта дошманнары көнләште. Бу орыш аның гомерендә иң соңгы сугышы булыр. Кубрат хан җанын-тәнен биреп орышыр. Шуңа дип килде ул бирегә. Болгар бабасыннан калган кылычы тутыкмады әле, үткен тора. Йулыш каган Кубрат ханны җиңәм дип мактанган, имеш. Иртәрәк мактанмадың микән Ашина ыруы оныгы? Ашыкмадыңмы?.. Орыш кырында мактанырга түгел, орышырга кирәк булачак. Кем алдырыр – бер Тәңре белә.
Каган да юлга чыккандыр, түзмәгәндер. Балкыр илханнан хәбәр килде, каганның йырмак алае белән очрашкан, хазарларны урап алып кырып бетергәннәр. Бу хәбәрне ишеткәч, каган Балкыр илханга бар көче белән ташланыр. Балкыр илханга бик авырга килсә, хан Маныч елгасына чигенергә әмер җибәрде.
Кубрат хан грек уты тутырылган чүлмәкләр һәм ташаткычлар куелган арбалар яныннан узды. Арбаларны ике боҗра каравыл саклый. Уяулар. Хан килеп җитәр-җитмәс үк бил бөгәләр. Ташаткычлар белән эш итәргә аерым буйтур билгеләде. Буйтур дәрәҗәсе алган грек, олуг хан арбалар янына килеп җитүгә, алгарак чыкты, йодрыгын кысып, без әзер дигәндәй, кулын күтәрде. Кубрат хан аңа:
– Күрәм, күрәм, игелеклесез! – дип ары китеп барды.
Болай барысы да җайда кебек иде. Каганга Фанәгүргә барырга башка юл юк, ул теләсә-теләмәсә дә шушыннан узачак. Орыш өчен Маныч елгасы буе иң уңай урын дип табылды. Кай тирәдә хәрәкәт итә иде каган, Кубрат хан белеп бетерми иде. Балкыр илхан артыннан киткән албагаучы алыплар кайтып җитмәделәр, илханның хәбәрчесе дә озаклады. Югыйсә Балкырдан һәр көн хәбәрче килеп тора иде. Бүген ул шуңа йоклый алмый: Балкыр илханнан түземсезлек белән хәбәр көтә. Ул гынамы, йокы алмауның икенче сәбәбе дә бар иде: Батбай илханга киткән дүртенче хәбәрче дә суга төшкәндәй юкка чыкты. Аспарух илхан уң кулына килеп урнашты, рәхмәт илханга, игелекле углан булды. Кодрак илхан да Җаек бәкне җиңеп бу тарафка юл тотса, бик әйбәт булыр иде дә, аның көче чамалырак шул, Җаек бәк орышларда каешланып беткән, кирмәнне камауда тотадыр, чыгарга ирек бирмидер. Аннары, каган биредә җиңелсә, Кубрат хан Җаек бәкне үзе барып сытачак. Бу юлы ул Җаек бәккә качарга ирек бирмәс, үзе башын чабар түрәбаш ашиналылар ыруын аякка бастырып йөргән бәкнең. Көбер ханнан хәбәр юк, мәгәр Кубрат хан Аппакка ышана иде. Кубрат хан аларга елганың өске ягындагы чәүкәлек артына чакыру җибәрде. Иллә бу хакта кавханнары белән киңәшәсе бар әле. Балкыр илханның беренче җиңүе ханны канатландырып җибәргән иде. Кубрат болай дип уйлады: Балкыр белән орышуда йырмак алаен югалтканнан соң, каганның аны Кубрат ханның төп көче дип уйлавы бар. Ачуы кабарган каган Балкыр кырына җиткәч, Балкыр артыннан ташланыр, илхан орыша-сугыша Маныч елгасына чигенер, ә монда каганны грек утларын тутырган ташаткычлар белән Кубрат хан үзе көтеп тора. Менә шунда күрмәгәнен күрер каган, менә шунда булыр төп орыш, Маныч елгасы буенда.
Киңәш мәҗлесен Кубрат хан Көбер хан килгәч кенә җыяр. Алар барысын да уртага салып сөйләшерләр, киңәшерләр. Киңәшле эш таркалмас, дигән картлар.
Болгар хазарны җиңә калганда Кубрат хан нишләргә белер иде. Иң әүвәл ул Биләмҗирне барып алыр һәм андагы ашиналыларны кырыр, кала башлыгы итеп Балкыр илханны куяр. Бөтен түбән Итил буйлары, Хазар диңгезе, диңгез буенда яшәгән халыклар аңа буйсыныр, аңа ясак түләр. Шуннан соң Кубрат хан Тимер Капкага юнәлер, Батбай угланны эзләп табар. Үз баласын ул үзе хөкем итәр, үз кулы белән…
Төптәнрәк уйласаң, бу орышны булдырмаска да була иде Кубрат ханга. Чәчкә кызын каганга бирергә дә… Мәгәр гасырлар буена кан үче барган ашиналылар белән кардәшләшәсе килми аның. Моңа барса, аны ата-бабалары каргар, теге дөньяга баргач, Тәңре алдында җәзасын алыр. Юк, түрәбаш Дулу ыруы белән Ашина ыруы беркайчан да килешмәс. Орыш булыр, булачак, ул инде башланды да – Өске Кирмән камауда, Балкыр илхан каганның йырмак алаен тар-мар иткән.
Маныч елгасы киң дә, тирән дә түгел, әмма ат йөзеп чыгардай урыннары да бар. Нишләргә? Елганы кичеп каршы алыргамы, әллә биредә орыш кыры булдырыргамы?.. Аръякта – тигезлек, дала – орыш өчен уңайрак, бу якта – чокыр-чакыр, атлар белән хәрәкәт итү кыен булачак.
Кубрат ханны философ Иоанн Фасиан куып җитте. «Бик вакытлы килдең, философ, синең фикереңне дә белермен», – дип уйлады Кубрат хан. Философ Иоанн Фасиан аңа Биләмҗирдә булган хәлләрне сөйләгән, хан барысыннан да хәбәрдар иде инде.
– Хәерле иртә, олуг хан!
– Иртә хәерле, философ, кич ни булып бетәр. Бүген төнлә яман төш күрдем, философ, сиңа гына әйтимме, төш юраучыны да дәштеримме?
– Төш юраучың да бармы, олуг хан?
– Бар. Болгар баба җәйләүдә төш юраучы тоткан. Төшюраучы күңелгә ышаныч өсти, философ.
– Юраучы ике ялгышыр, бер үләр. Аның хан төшен ялгыш юравы да бар бит. Анда инде хан аны кичермәс.
Олуг ханның күңеле-уе башкада иде. Алар чатыр янына урап кайттылар, калкулыктан орыш кырын күзәтә башладылар. Орышу өчен уңайлы урын түгел иде Маныч елгасының сул ягы.
Иоанн Фасианны буласы орыш кырына кызыксыну китерде. Аның беркайчан да орышларда катнашканы булмады. Ул тарих яза иде, тарих өчен бу орыш иң гыйбрәтле орышларның берсе булыр: ике туган халык бер-берсен кырырга җыеналар. Мондый хәлләр бик борын заманнарда да булгалаган, әмма варварлар аны белмиләр, тарих аларга ят фән, алар бары тик үз тарихларын беләләр. Үз тарихларында туган белән туган орышу гадәти хәлгә әверелеп киткән.
– Грек уты куелган арбаларны мин, олуг хан, урта бер төбәккә куяр идем. Грек уты каган кулына төшмәскә тиеш. Борынгы грек тарихчылары оныкларына алтын хәрефләр белән язып калдырган васыятьләр бар: дошманны һәрчак үзеңнән көчлерәк итеп исәплә, орышка керәсе алыпларыңның күңеленә җиңү ялкыны сал, орышның изге икәнен расла, киләсе орышка багышлап корбан чал.
– Көчне көч белән җиңәләр, философ. Йулыш кагандакөч зур, дип җиткерәләр шымчыларым. Мәгәр болгарларның үзләреннән икеләтә көчле дошманны да җиңгәннәре бар. Миндә грек уты, миндә яу чабып дан казанган кавханнар, буйтурлар. Орыш беркайчан да алдан исәпләнгән уй буенча бармый, философ, һәр орышның үз язмышы буладыр.
– Туктатырга мөмкин булса туктат орышны, олуг хан.
– Ташу ташыганда елганы бумыйлар, философ. Дала болгар, хазар белән тулды. Бер казанга ике тәкә башы сыймый. Йә болгар ия булып калыр далага, йә хазар. Йә Дулу ыруы, йә Ашина ыруы…
– Императорларга, ханнарга корал түгел, иң әүвәл акыл өләшер идем мин.
– Философ, теләнче теленнән тапкан, диләр бездә. Син минем теләнчем, киңәшчем. Киңәшең бир, әмма сабырым төкәндермә. Үзең үк әйтеп торасың, Йулыш каган килгән кунакларына Ураган каган баш чирәбеннән кымыз эчерә, дип, Дулу ыруы шуңа түзеп торсынмы? Коралсыз – җиңү юк, алайсыз– ил юк. Миндә тегесе дә, монысы да бар.
– Болгарга яңа дин кирәк, олуг хан. Яңа дин – яңа корал ул.
– Мин Тәңрем белән аякка бастым, Тәңрем белән бу якты дөньядан да китәрмен, философ. Яңа йоланы илханнар тапсын. Орыштан соң илханнарымның берсен олуг хан итеп күтәрттерермен. Шуның хакына корбан чалдырырмын, Дулу ыруы янә бөтен төрки дөньясына баш булып калыр.
Кубрат хан бүген ачулы иде, аңламады философның ни әйтергә теләгәнен, әллә аңлап та санга сукмады, ачу-нәфрәт белән тулган йөрәк киңәшче эзләми. Философ, олуг хан белән килешеп, аңа баш иде.
Ул арада томан таралды, кояш чыкты. Кубрат ханның тез астына киез китереп салдылар, хан, кулларын күккә күтәреп, Тәңредән игелекле көн теләде. Философ аңа гаҗәпләнеп карап торды. Менә ничә ел инде ул шушы варварларны кеше итәргә тырыша, әмма бер адым да алга илтә алмады, Тәңре – алар өчен барысы да. Ханга кадәр, кулларын күккә күтәреп, чыгып килгән кояштан яхшы көн тели. Мәгәр соңгы елда бу йоланың кеше күңеленә якынрак торуына инана башлады кебек философ. Көннең матурлыгы, аның ялынган-ялварган кешесенә игелекле булуы әнә шул кояш һәм күк йөзеннән тормыймыни? Димәк, күк-кояштан матур һәм игелекле көн теләү бер дә варварлык түгел икән бит! Христиан, чиркәүгә килеп, Изге Христостан игелек көтә. Ни катнашы бар ул сурәтнең туып килгән көнгә?! Һичнинди! Философ моны белә, әмма күңеле балачактан ук шул рәсемнән игелек көткәнгәме, үзе дә күп чакта Изге Христос сурәте каршына тезләнеп, аңардан мәрхәмәт сорый иде.
Кубрат хан догасын тәмамлады, аягына басты, аның тез астындагы киез кисәген җансакчысы шундук чатырга алып кереп китте.
– Орыш аръякта булыр, Тәңре шулай киңәш итте, – диде олуг хан һәм, философ ягына әйләнеп тә карамый, сөрәнчесенә боерык бирде.
Иоанн Фасиан дәшмәде, аның Кубрат ханны рәнҗетәсе килмәде. Соңгы мәлдә ул үзе дә икеләнебрәк калган иде. Олуг хан үз-үзен җиңүгә ышандырды, бөтен бер алай башында торган кеше өчен бу зур өмет иде. Өмет иткән – морадына ирешкән. Философ күптәннән төшенгән иде инде: бу ике туган халыкны бер-берсенә котыртучылар – Табгач һәм Бөек Византия дәүләтләре императорлары. Нәкъ менә шулар өчен кулай иде бу зур халыкның бер-берсен кырулары. Бу халык берләшеп көчәйсә, ике империягә дә кыенга туры киләчәк. Моны императорларның икесе дә яхшы беләләр һәм, һичнинди элемтә тотмыйча, эчке бер тоемлау аша гына аларны бер-берсе белән орыштыралар иде. Иң әүвәл бу халыкны алар икегә аердылар: көнбатышка йөз тоткан Дулу ыруына һәм көнчыгышка йөз тоткан Ашина ыруына. Калганы бик тиз эшләнде. Императорлар үзләренә йөз тоткан ыруларны булдыра алган кадәр мактарга, төрле бүләкләр белән алдарга, юмаларга, кирәк вакытта горурлыкларына кагылып мыскыл итәргә дә күп сорамадылар. Нәтиҗә күз алдында иде. Дала төрки белән тулды, тагын бер-берсе белән орышырга җыеналар…
Көнне каршы алганнан соң ашап алдылар һәм олуг хан боерыгы белән аръякка күчә башладылар. Олуг ханның чатыры җыелды, Кубрат хан күк айгырга атланды. Кубрат хан белән янәшәдә ханша Аппак бара иде. Аръякка кичкәндә, олуг хан артына каерылып-каерылып карады. Ул шул тарафтан Көбер ханны көтә иде. Ханша моны аңлады һәм, ханны тынычландырырга теләп:
– Кубрат ханым, килер ул, килер Көбер хан! – диде.
– Мин Көбер хан өчен борчылмыйм, ханша. Мин Өске Кирмәннән хәбәрче көтәм. Җаек бәк Өске Кирмәнне һаман камауда тотамы икән?.. Ярдәм итә алмыйм. Тотрыкланып тора алсалар гына ярар иде.
– Философ коткарганнан соң Илбарыс буйтур барып җиткәндер инде.
– Аның анда барып җитмәве бар бит, ханша.
– Ханым, асрауга алынган булса да, ул миңа күкрәгем имеп үскән баламдай якын, әйтмә алай балага. Ул китергән игелекне илханнарыңнан күргәнең булмады!
Олуг хан дәшмәде. Аппак ханша хаклы иде.
Уң якка чыккач, олуг хан орыш уеннары уздырырга булды. Орыш кырындагы хәрәкәтне аның үз күзе белән күрәсе килә иде. Аспарух илханның ике төмән алаен олуг хан уң кулга куярга булды, сул кулына алостаз Дәянны. Төп алай башына үзе басар. Маныч елгасының уң ягында тигезлек, дала башлана иде, олуг хан чатырын куясы төбәккә калкулык өеп куйдылар, аны чирәм кисеп капладылар, хәзер олуг хан буласы орыш кырын шул калкулыктан күзәтә иде. Төптәңре дәрәҗәсен алган Азак кавханны Кубрат хан үз янына алды. Азак кавханның бер мең алае бар, төптәңре булырга өйрәнмәгән кавхан орышка талпына, әмма аны олуг хан кырт кисеп туктатты:
– Төптәңре алыплар күңеленә җиңү коткысы сала. Бер мең алыпка гына түгел, ул бөтен алайга баш, Азак кавхан. Төптәңре Азак, – дип төзәтте үзен Кубрат хан.
Кубрат хан шундый урын сайлады ки, Йулыш каганга уртадан килүдән башка чара юк иде. Кичә ул уйлады-уйлады да олауны елганың сул ягында калдырды. Кубрат хан җәяүле алай тотмады. Киресенчә, алай артыннан көтү-көтү ат йөртте, орышка ат өйрәтүчеләр булдырды. Ук-корал ясаучылар һәм олау белән өлкән яшьтәге, әмма кулларында корал тотарлык кавханнар җитәкчелек итә. Кирәк икән, алар, ук-корал ясаучылардан, олаучылардан бер-ике мең сугышчы оештырып, елганың уң ягына чыга алалар. Моның өчен аларга Кубрат ханның боерыгы кирәк булачак. Мәгәр Кубрат хан орышны бу хәлгә барып җитмәс дип ышана.
Кубрат хан калкулыктан орыш кырын күзәтте. Дала ягыннан җылы җил исеп куйды. Олуг хан, йөзен җилгә куеп, көнчыгышка күз ташлады. Балкыр илхан чигенә башлаган булса, шул тарафтан килеп чыгарга тиеш иде. Әлегә барысы да ул теләгәнчә бара. Мәгәр орышның кагыйдәсе юк, орыш алдан уйлаган исәп буенча бармый. Моңа Кубрат ханның күп тапкырлар инанганы бар. Шуңа карамастан олуг ханга орыш барышын алдан күрә белү кирәк иде. Тик ничек күрмәк кирәк?! Көбер хан һаман килеп җитми. Өске Кирмәннән хәбәрче юк, Балкыр илханның язмышы да ачык түгел…
Уеннарны башларга вакыт иде, Кубрат хан кулындагы таягы белән Аспарух илханга кузгалырга боерды. Көньяк-көнчыгыш тарафтан төмәннән артык атлы алай тоташ бер ташкын булып кузгалып китте. Аспарух илхан, Кубрат хан уйлаганча, грек уты куелган арбаларга таба ташланды. Дала ат тояклары тупылдавыннан уянып, сискәнеп киткәндәй булды. Аспарух канатын җәя башлауга, алостаз Дәян кузгалды, Кубрат хан Азак кавханны үз урынына – төп алай башына куйган иде, аңа да кузгалырга боерык бирде. Иллә Аспарух илхан Кубрат хан уйлаганча итмәде, алаен кисәк борып, елганың югары ягына ташланды. Андагы чәүкәлекләр артында Көбер хан булырга тиеш, ә ул килеп җитмәгән. Күп тә үтми, Аспарух үз алае белән елганы кичеп чыгар, олауны тар-мар итәр һәм Кубрат ханның аркасына төшәр. Хәйләкәр, хәйләкәр Аспарух илхан. Кубрат хан алостаз Дәянга, елганы кичеп, Аспарух илханның юлына аркылы төшәргә дип боерык җибәрде, әмма Аспарух илхан елганы кичеп чыгып килә иде инде.
Кубрат хан уенны туктатырга боерды. Ул меңбашларның барысын да чатыр янына дәшәргә кушты. Атлары тирләп чыккан буйтурлар, меңбашлар чатыр тирәсен уратып алдылар. Кубрат хан аларга рәхмәтен белдерде, буйтурларны, кавханнарны калдырып, меңбашларга таралырга боерды.
Буйтурлар, кавханнар чатыр тирәсенә җыелгач, хан һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты.
– Алыпларым, буйтур орыш кырында сынала. Аспарух илхан нигә сәләтле икәнен уенда ук күрсәтте. Алостаз Дәян, киңәшең әйт! Ничек каршыларга исәбең каган алаен?
– Олуг хан, алайларны бергә, бер төбәккә җыеп, бер көч булып бәрик.
– Төптәңре Азак, син ни әйтерсең?
Кубрат хан Азак кавханга карады, түшенә зурлыгы белән дә, ялтыравы белән дә төптәңре Ирсанныкыннан һич тә ким булмаган алтын тәңкә таккан, кан-кызыл чапан кигән Азак күтәрелде.
– Олуг хан! – диде яңа төптәңре, барысының да карашын чәүкәлеккә җәлеп итеп. – Мин болай итәр идем. – Азак төптәңре Кубрат ханның җансакчылары тигезләп куйган ком өстәл янына үтте, хәнҗәр очы белән орыш кырын сызып күрсәтте. – Төп көч, олуг хан, миңа калса, бераз сыеграк. Каган алае төп көче белән уртага бәрсә, ул аны шундук ерып чыгар һәм олуг хан чатыры куелган калкулыкка ташланыр…
– Яхшы, төптәңре Азак, киңәшне исәпкә алырбыз. Инде син әйт, Аспарух илхан.
«Углан» дияргә ничектер яхшысынмады Кубрат хан, бүгенге орыш уеныннан соң өченче угланын үзе белән тиң күрә башлады ул. Угланның өстендә тәңкәле тимер көбә, аякларында күн итекләр, очлым уртасына кояш сурәте чүкелгән, борынын каплап, җәйпәк ук төшерелгән. Илханның җансакчысы комны тигезләде. Аспарух, хәнҗәрен тотып, ком өстәл янына үтте.
– Атам, – диде ул нигәдер. – Мин каган алаен чак кына алгарак барып каршы алыр идем. Без елгадан ерак китә алмадык, каган безне кысрыклый башласа, җәелергә урын калмас, кичүгә ташланган болгарларны хазарлар укка алырлар. Мин болай уйлыйм, атам, төп көчнең беренче сафына укчыларны куярга. Укчылар укка алгач та икегә аерылып китәләр, хазарлар каршына ташаткычлар килеп баса. Хазарлар инде яу килә, чигенергә соң, шунда грек уты телгә килсен иде. Бу хәл каганның төп көчен тар-мар итәргә мөмкинлек бирер. Калганын ике яктан уратып алган болгар алайлары хәл итәр, ягъни мин дә алостаз Дәян. Хазарларга арбаларны күрсәтмәү хәерлерәк булыр, һәр арбаны сөңгечеләр белән уратып капларга кирәк, күзгә ташланмасыннар, арбаларны укчылар артыннан килүче сөңгечеләр дип белсеннәр.
Аспарух илхан сөйли, мавыгып, орыш кырын ачык күреп сөйли, ә Кубрат ханның йөзенә сизелер-сизелмәс кенә елмаю куна бара иде. Олуг хан, үзе дә сизмәстән, түшен киеребрәк басты, угланнан канәгать иде ата. Ул аңа киләчәктә Дулу ыруын дәвам итүче олуг хан буласын орыш уенында ук исбат итте.
– Ниятең-киңәшең миңа ошый, илхан. Инде мине тыңлагыз, кавханнарым, буйтурларым. Аспарух илхан дөрес әйтә. Йулыш каганның төп көчен алгарак чыгып каршы алырга кирәк. Без җиңәрбез, алыпларым. Без каганга яу килмәдек, без җәйләүләребезне дошманнан йолып алып калырга дип бире килдек. Грек утын атып бетергәч, ике якка аерылып киткән сөңгечеләр ташаткыч арбаларны аръякка кадәр озата барырлар. Мин әйттем!
Кавханнар таралгач, Кубрат хан чатырга керде һәм түр яктагы түшәк өстенә ауды. Шундук аның янына Аппак килеп җитте.
– Ни булды, ханым?
– Хәлем китеп тора, ханша. Олыгайдым мин, ханша, картлык шулай сиздерми генә киләмедер…
– Юк, син картаймадың, ханым. Көчле, куәтле син.
– Юк, ханша, картайдым.
– Картаймадың, Кубрат. Син еллар үтә-үтә тагын да көчәя, гайрәтләнә генә барасың. Син – каһарман алып, батыр ир!
– Балалар үсте, Аппак. Син хаклы, Аспарух илхан бүген үк тәхеткә утыртырдай кеше. Ак ат, ак тай тап. Орыштан соң корбан чалырбыз, ак ат тиресенә салып, Аспарух илханны олуг хан итеп күтәрербез.
– Икенче угланың Өске Кирмәндә камауда, ханым.
– Каганны җиңгәч, Аспарух илхан Өске Кирмәнгә китәр. Җаек бәк каберен шунда табар. Мин инде картайдым, ханша.
– Әйтмә алай, ханым, сиңа барысы да ышана, син алар өчен Тәңре дә, олуг хан да, гайрәтле Кубрат та.
– Батбай углан кайда? Нигә һаман килми? Аңа җибәрелгән йомышчылар кайда?.. Төптәңрене үле яисә тере көйгә миңа тотып китерсеннәр. Мин аны үз кулларым белән…
– Тынычлан, ханым. Төптәңре Батбай илхан кулында диләр.
– Ханша, Батбай илханга үпкәм зур, ай-һай зур, ханша. Углан каганга баш орган булса!..
Чатыр эченә ханның җансакчысы керде.
– Олуг хан, сөенче, Көбер хан алае белән килеп җитте!
Кубрат хан сикереп торды, йөгереп чатырдан чыкты, кулын маңгаена куеп, аръякка карады. Әйе, аръякта чынлап та алае белән Көбер хан иде.
– Ханша, философны дәш. Миңа аның киңәше кирәк.
Философ Иоанн Фасианны китереп тә җиткерделәр.
– Философ, – диде Кубрат хан, Иоанн Фасиан чатырга килеп керүгә. – Уз түрдән, утыр… Истәлекчене дәшегез! – диде ишектәге сакчыга Кубрат хан.
Истәлекче керде, пергамент алып, бер читкә утырды.
– Философ, әйт әле, кем ул кол?
– Борынгы греклар колны сөйләшә белгән ике аяклы хайван дигәннәр, олуг хан.
– Иоанн Фасиан, бабаларың бик яман кешеләр булганнар. Кол – ике аяклы хайван, имеш… Төркидә кол зур хокукларга ия, философ. Ул җәйләү ала, өйләнә, алып булып орыша ала. Мин үземне халкымның колы итәр идем, философ.
– Олуг хан, кыеп әйтергә батырчылык итәм, син үзеңне халкың колы түгел, халыкның Тәңресе итәр идең, әмма халкың ышанмас дип куркасың.
Кубрат хан куе кашларын җимерде, бертын уйланып ятты, ниһаять, ул авыр карашын философка төбәде. Бу карашта чакыру да, ялвару да, үтенү дә, өндәү дә, боеру да бар иде:
– Дәвам ит, дәвам ит, философ, фикерең әйтеп бетер. Син– Болгарда ханга теләсә ни әйтә алырга хаклы бердәнбер зат.
– Олуг хан, Йулыш каган миңа яман сүзләр сөйләде.
– Мин Тәңре дә, Алла илчесе дә түгел, философ. Мин үз гомеремдә бик күп хыянәтчеләр күрдем, мин аларның бер ишен ат койрыгына тактырдым, бер ишен астырдым яки җәлладтан балта белән башын чаптырдым. Әмма моннан минем дусларым артмады, киресенчә, кими барды. Тәңре – күктә, мин – җирдә, халкым белән. Әгәр дә мәгәр каган миңа янаган икән, баш сөягемнән кымыз савыты ясарга атлыгып тора икән, ул бәхәсне орыш хәл итәр, орыш күрсәтер.
Иоанн Фасиан гасабилана башлады, чапан төймәләрен барлап чыкты. Авыр иде аңа бу кеше белән әңгәмә алып баруы. Бу кеше аңа, сөйләшкән саен, яңа яклары белән ачыла бара иде. Алай да күңелендәген әйтеп бирергә булды.
– Адәм баласы – рух белән, җәнлек тырнак белән көчле, хан.
– Рухым – Тәңре, илем – Болгар, дошманым – каган, син кемем, философ? Әнә күрәсеңме, кылганнар арасында карсак төлке? – Кубрат хан сикереп торды, чатырдан чыкты, аңа философ иярде. – Әнә күр, күр үзен. Мин аңа һәр көн сөяк ташлыйм. Миннән калмый башлады. Кем ашата – шул кеше булыр кол хуҗасы. Мәгәр аны греклар кебек кол дип тә, кеше дип тә, ике аяклы сөйләшә белгән хайван дип тә әйтмиләр, карсак төлке диләр.
Олуг хан аңа: «Син кем?» – димәде. Философ ханның тел төбен аңлады. Әйе, ул чынлап та базилевс шымчысы, ул Кубрат ханга зур миссия белән җибәрелде. Ләкин аның күңеле көннән-көн базилевстан читләшә, бу кешегә якыная бара. Ул үзендәге үзгәрешне ни дип аңлатырга да белми. Бу кешедән сере юк иде аның. Булганын да әйтергә булды.
– Олуг хан, базилевс сарациннар белән сугышка киткән, улы Юстиниан, син куйган вакытны озаксынып, Фанәгүргә кузгалырга җыена икән. Углан белән бик күп бүләкләр, корал, бер төмән алай килә.
Көтелмәгән бу хәбәрдән Кубрат хан бер мәлгә ни әйтергә белми торды, һич аңлап бетермәле түгел бу грекларны, бүген – бертөрле, иртәгә икенче төрле сөйлиләр.
– Кызым Чәчкә Өске Кирмәндә, философ. Өске Кирмән камауда. Мин үзем дә Чәчкәне түземсезлек белән көтәм. Каган җиңелгәч, Өске Кирмәнгә юнәлермен, Җаек бәкнең башын кисеп Итилгә ташлармын. Кубрат хан вәгъдәсендә торыр, кызын император угланы Юстинианга бирер. Мин беләм сине, философ, нинди максат белән Фанәгүргә килүеңне бик сизәм. Болгарларга христиан йоласын тагудадыр максатың… Шулаймы? Күңелеңдәген укып рәнҗетмәдемме, философ?..
– Рәнҗетмәдең, олуг хан. Илемә-йолама хыянәт итә алмыйм. Алай иткәндә мин үз-үземә дә дошман булыр идем. Күрәзәлегең бар икән, олуг хан.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.